Тормыш һәркемнең дә ал да гөл генә бармый шул. Кемдер муллыкта яшәсә, кайберәүләр һәр тиенен санап гомер итә. Кемдер картлык көнен балаларының кадер-хөрмәтендә үткәрсә, шул ук вакытта ялгызлыктан һәм мохтаҗлыктан җәфа чигүчеләр дә юк түгел. Кызганыч, кайчак аларны күрмибез яки күрергә теләмибез. Чөнки үз мәшәкатьләребез белән мәшгульбез. Әмма ал күзлекне салып, тирә-юньгә игътибар беләнрәк карасаң, тормышның һәрчак без уйлаганча гына бармавын аңлыйсың.
Яшел Үзәндәге «Кеше приюты»на көн саен кайнар ризык алырга килүчеләр арасында да язмыш сынаулары алдында ялгыз калган, матди яктан кысынкы шартларда яшәүче кешеләр бар. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз борчуы, беркемгә дә сөйләп бетерә алмаган үз сагышы.
Шушы кешеләрнең хәленә кереп, аларның тормышын аз гына булса да җиңеләйтергә тырышучылар булуы күңелгә җылы өсти. «Кеше приюты»нда, ял көннәреннән тыш, көн саен кайнар ризык таратыла. Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга ит өләшәләр. Ә менә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан биредә тагын бер матур, күркәм гамәл кылынды: мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән өлкәннәргә һәм ярдәмгә мохтаҗларга азык-төлек, көнкүреш химиясе салынган күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

Бу изге эшнең инде матур традициягә әверелүе аеруча сөенечле. «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов, игелекле иганәчеләр һәм эшмәкәрләр ярдәме белән ел саен Өлкәннәр ункөнлегендә «Кеше приюты»на килүчеләргә шундый күчтәнәчләр әзерләнә. Яшел Үзәндәге ике пунктның һәркайсында 40ар пакет бирелде. Казанда исә ярдәм 14 пунктта таратылды.
– Безнең тарафтан авыр хәлдә яшәүчеләргә аз гына булса да булышасы иде. Өлкәннәр ункөнлегендә аларны ел саен игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Кешеләрнең сөенгәннәрен, рәхмәт әйткәннәрен күрү үзе дә күңелгә рәхәтлек бирә. Игелекне бергәләп кылганда гына аның көче арта, – ди «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов.
Күчтәнәч алганда кемдер елмаеп рәхмәтен белдерә, кемдер изге теләкләрен җиткерә. Ә кайберәүләрнең күңелендә еллар буе җыелган моң-зарын сөйләп бирү теләге уяна. Чөнки кайчак кешегә матди ярдәм генә түгел, аны тыңларга әзер булган бер җылы күңел дә кирәк.

Алсу исемле ханым белән сөйләшкәндә дә моңа тагын бер кат инанасың.
– Унөч мең сум пенсия алам. Шул акчага ялгызым ничек яшәргә кирәк? Ашарга да, даруга да, ТКХ өчен түләргә, башка кирәк-яракларга да җиткерәсе бит. Кайнар ризык алырга «Кеше приюты»на киләбез. Инде менә шундый кирәкле күчтәнәчләр белән дә сөендерделәр. Аллаһның рәхмәте яусын ярдәм иткән кешеләргә! – ди ул.
Гади генә сүзләр кебек. Тик алар артында никадәр авырлык, чарасызлык һәм ялгызлык ята! Әмма Алсу ханымның иң үзәккә үткәне матди кытлык кына түгел. «Мин беркемгә дә кирәкмим», – диде ул, йөрәкне телгәли торган ачы моң белән. Шушы бер җөмләдә күпме сагыш, күпме өметсезлек!
Ә бит бер генә бала да әнисенең шундый хәлдә калуын телә мидер. Бер генә ата-ана да картлык көнендә үзен кирәксез итеп тояр өчен бала үстермидер. Яшь чакта эшлибез, чабабыз, балаларны аякка бастырырга тырышабыз. Алар өчен йокысыз төннәр үткәрәбез. Ә еллар узган саен, көч-куәт кими, сәламәтлек какшый. Картлык көнендә балаларыңның: «Әни, хәлләрең ничек?» – дип соравы үзе зур бәхет бит. Кайчак кыйммәтле бүләкләр дә кирәкми. Аларга игътибар, җылы караш, үзен кирәкле итеп тою җитә.

Аллаһ беребезне дә ялгызлыктан, ярдәмгә мохтаҗ булып, үзен беркемгә дә кирәксез итеп тоюдан сакласын! Әти-әниләребезнең исән чагында кадерләрен белик.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылган бу игелекле гамәл дә безгә шуны искәртә: мәрхәмәтлелекнең зурлыгы бүләкнең бәясе белән үлчәнми. Кайчак бер пакет азык-төлек, игътибарлы караш кешенең күңелендә зур өмет уята. Шушы саваплы эшкә өлеш керткән «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадовка, барлык иганәчеләргә, эшмәкәрләргә һәм ярдәм кулы сузган мәрхәмәтле кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Үзләре эшләп тапкан малның бер өлешен башкалар белән бүлешү, чит кеше кайгысын үзенекедәй кабул итү – изге гамәл. Игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Чөнки бу дөньяда иң зур байлык – кеше булып калу, ә иң зур бәхет – кемнеңдер күңеленә аз гына булса да җылылык өсти алу.
Нет комментариев