Яшел Үзән юнармиячеләре — республика ярышларының бронза призёрлары
Яшәеш

Яшел Үзән юнармиячеләре — республика ярышларының бронза призёрлары

Түбән Камада юнармия отрядлары арасында «Ватанны сакларга әзер» исемле республика ярышлары тәмамланды. Катнашучыларга югары физик әзерлекләрен күрсәтергә туры килде.

Ярыш программасы бай һәм төрле иде:

  • йөзү буенча ГТО нормативларын үтәү;
  • көч әзерлеге;
  • сыгылмалылыкны тикшерү;
  • пневматик винтовкадан ату.

Бу дәрәҗәле ярышларда Яшел Үзән муниципаль районын 5 нче гимназиянең юнармиячеләре тәкъдим итте. Призлы урыннар өчен көрәш бик киеренке булды — республикабызның төрле районнарыннан иң көчле отрядлар стартка чыкты.

Көчле көндәшлек шартларында безнең егет-кызлар чын характерларын, сабырлыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә — лаеклы өченче урын!

Команданы искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз һәм юнармиячеләребез белән горурланабыз! Бу уңыш — тырышып күнегүләр ясауның һәм команда белән бердәм эшләүнең нәтиҗәсе.

5нче гимназиягә алга таба да яңа спорт һәм патриотик җиңүләр телибез!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев