Акъегет мәдәният йортында «Икмәк — табын кояшы» дигән чара оештырдылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәдәният йортында «Икмәк — табын кояшы» дигән чара оештырдылар

Бөтендөнья икмәк көне уңаеннан, Акъегет мәдәният йортында балалар өчен «Икмәк — табын кояшы» дип исемләнгән тематик чара үткәрелде.

Чараның төп максаты — яшь буында икмәккә һәм игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, балаларны икмәкнең өстәлебезгә килгәнче нинди юл узуы белән таныштыру иде.

Очрашу барышында балаларга игенче һөнәре, ашлык үстерү һәм аны эшкәртү, икмәк пешерүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Икмәкнең табынга килеп җиткәнче күпме хезмәт һәм тырышлык таләп итүе аңлатылды.

«Икмәк — табыныбызның иң кадерле ризыгы. Аның һәр телеме артында игенченең тырыш хезмәте, табигатьнең юмартлыгы һәм күп кешеләрнең фидакарьлеге ята. Балалар кечкенәдән үк ипине хөрмәт итәргә, аны әрәм итмәскә өйрәнергә тиеш. Икмәккә хөрмәт — хезмәткә хөрмәт ул», — дип ассызыклады Рәшидә Борһанова.

Фото: редакция архивыннан

Шулай ук икмәккә сакчыл караш тәрбияләүгә аерым игътибар бирелде. Балаларга ипине хөрмәт итәргә, аны әрәм итмәскә, ашаганнан соң табында ризык кисәкләре калдырмаска кирәклеге искәртелде.

Икмәк — муллык һәм бәрәкәт символы, игенченең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Аның кадерен белү, хезмәт кешеләрен хөрмәт итү һәм милли гореф-гадәтләрне саклау — яшь буын тәрбиясенең мөһим өлеше


Нет комментариев