Яшәеш

Татарстанда милли проектларга тугыз ай эчендә 40,8 млрд сум тотылган

2026 елның тугыз аенда Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга киткән чыгымнар 40,8 млрд сум тәшкил итте — бу еллык билгеләнгән күләмнең 75%. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы хәбәр итте.

Иң күп чыгым «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектына туры килде — 15,8 млрд сум (74%). «Гаилә»гә 12,6 млрд (73%), «Яшьләр һәм балалар»га — 6,5 млрд (87%) юнәлдерелгән. «Пилотсыз авиация системалары» проекты 100% үтәлгән — 2 млрд сум, «Озак һәм актив тормыш» — 55% (1,1 млрд).

Барлыгы 2026 елда Татарстан бюджетында 10 милли проектны гамәлгә ашыру өчен 54,7 млрд сум каралган. Шуларның 29,1 млрды — федераль бюджет акчалары, 25,6 млрды — республика бюджеты акчалары.

Казанские ведомости


Нет комментариев