Чәй янына тиз генә әзерләнә торган тәмле ризык эзлисезме? Без тәкъдим итә торган рецепт — менә дигән вариант!
Кирәк булачак:
- 2 алма;
- 2 йомырка;
- 200 мл кефир;
- 180–200 г он;
- 2 аш кашыгы шикәр комы;
- ½ чәй кашыгы сода;
- бер чеметем тоз;
- кыздыру өчен үсемлек мае.
Йомырка, кефир, шикәр комы һәм тозны яхшылап болгатабыз. Он белән соданы өстәп, куе каймак сыман камыр ясыйбыз. Алмаларны юып, кабыгын әрчибез һәм угычтан уабыз. Камырга кушып болгатабыз.
Кызган табага аз гына май салып, камырны кашык белән агызабыз. Коймакларны уртача утта ике ягын да алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.
Нет комментариев