Быел көз аеруча матур килде, инде бакчачылар сарымсак утыртып өлгерде. Аны салкыннар башланырга 20-30 көн кала утыртырга кирәк иде. Иртә көздән үк тишелеп чыкканы суыкларда өшиячәк.
Ул, гадәттәгечә, зур сарымсакны бүлгәләп утыртмый. Ә җәй көне бүлбедә өлгергән орлык сарымсакларны утырта.
- Кемнең сортны яңартасы килә, Тәскирә апа кебек сез дә җәен “стрелакалар”ның барысын да өзеп атмагыз.
- Ягъни көзен ике түтәл сарымсак утыртыла: берсе - вак орлыктан, монысын көздә утырту өчен, икенчесен - ашар өчен.
- Түтәлне 10 көн алдан, тыгызланып торсын өчен, казып куя.
- Тирес кертми, ә көл сибүгә өстенлек бирә.
- Түтәлгә кошлар тимәсен, салкыннан сакласын өчен чәчәк саплары белән каплап куя.
- Сарымсакларны өйдә 3 литрлы банкаларда саклый, өстен капларга кирәкми.
Нет комментариев