Бүген — Пешекчеләр көне! Норлат балалар йортында балаларның көнен тәмле ризыклар белән бизәүче, һәр табынга күңел җылысын өстәүче уңган пешекчеләр хезмәт куя.
Аларның осталыгы — тәмле ашлар әзерләүдә генә түгел. Һәр ризыкка тырышлык, игътибар һәм мәхәббәт салалар. Ә балаларның рәхмәтле елмаюы, тәлинкәләрнең бушап калуы — пешекче хезмәтенең иң матур бәясе бит!
— Безнең пешекчеләр — коллективыбызның бик кадерле өлеше. Алар балалар өчен тәмле, сыйфатлы ризык әзерләүгә зур җаваплылык белән карый. Көн саен табынга әзерләнгән ризыкларда аларның осталыгы гына түгел, балаларга булган кайгыртучанлыгы да чагыла. Һәркайсына хезмәте, тырышлыгы һәм балаларга бүләк иткән җылы күңелләре өчен рәхмәтемне белдерәм, — ди Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Чыннан да, тәмле ризыкның сере рецептта гына түгел, аны нинди күңел белән әзерләүдә дә. Ә Норлат балалар йортындагы пешекчеләр моны үз хезмәтләре белән көн саен исбатлый!
Рәхмәт сезгә, тәмле куллы, киң күңелле осталарыбыз!
Нет комментариев