Кышка чөгендер салаты
Тәмлетамак

Кышка чөгендер салаты

Рецепт.

Кирәкле ингредиентлар:

  • 2 кг чөгендер;
  • 500 г кишер;
  • 500 г суган;
  • 500 г помидор;
  • 200 мл үсемлек мае;
  • 2 аш кашыгы шикәр комы;
  • 1 аш кашыгы тоз;
  • 2 аш кашыгы 9% аш серкәсе;
  • 3–4 тырнак сарымсак (теләк буенча).

Чөгендерне һәм кишерне чистартып, угычтан уабыз. Суганны һәм помидорны вак итеп турыйбыз. Кәстрүлдә үсемлек маен җылытып, суганны 5 минут кыздырабыз. Кишер, чөгендер, помидор, тоз һәм шикәр комы өстибез. Сүрән утта 40–50 минут пешерәбез, вакыт-вакыт болгатабыз.

Пешеп җитәргә 5 минут кала сарымсак һәм аш серкәсе өстибез. Әзер салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.


Нет комментариев