Олы Ачасыр авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды
Яңа елга - яңа мәдәният йорты! Олы Ачасыр авылында зур вакыйга - капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты рәсми төстә ачылды.
Ниһаять, авыл халкы заманча, якты, матур бинага күңел ачарга йөри алачак.
Ә бәйрәмгә тирә-күрше мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ямь бирде. Һәммәсенең дә чыгышлары искиткеч иде, афәрин, якташлар!
Олы ачасырлыларны чын күңелдән котлыйбыз. Бу хакта тулырак язманы газетабызның 10 гыйнвар санында укый аласыз. Бәйрәмдә катнашучы артистларыбыз чыгышыннан торган видео, шулай ук, безнең социаль челтәрләребездә дә булачак. Бездән аерылмагыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев