Олы Ачасыр авылында яшәүче Хәлимә Җамалиева 97 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды
1 май – Хезмәт бәйрәме көнендә Олы Ачасыр авылында яшәүче Җамалиева Хәлимә Минһаҗ кызы үзенең 97 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды
Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь була. Шул вакыттан ук ул олы апалары белән бергә барлык эшләрдә катнаша, тормыш авырлыкларын иртә татып үсә. Мулла Илендә терлекчелектә хезмәт куя, ә Олы Ачасырга килен булып төшкәч, кырчылыкта эшли 33 яшендә бирегә килеп, өч үги бала һәм ике үз баласын тәрбияләп үстерә – зур сабырлык, зур йөрәк кирәк мондый язмышка.
Бүгенге көндә ул килене Фәридә белән бергә яши: 3 оныгы, 4 оныкчыгы – аның төп байлыгы, дәвамы.
Туган көне уңаеннан аңа Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Сатаров Илнур Мансур улы район башлыгы Афанасьев Михаил Павлович исеменнән ихлас котлауларын җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев