Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында «Бәрәңге бәйрәме» узды

Бүген Олы Ачасыр авылы мәдәният йортына аяк басуга, борынга тәмле ис килеп бәрелде – яңа гына пешеп чыккан бәрәңге, камыр ризыклары исе.

Өстәлдә кыстыбый, якмыш, бәрәңге бөккәне, өчпочмак һәм башка бәрәңге кергән ризыклар, чәй тәм-томнары, яшелчә, үзләре үстергән карбыз, виноградка кадәр бар. Беркем дә буш кул белән килмәгән.

Биредә – "Бәрәңге бәйрәме". Ул быел бик зурлап үткәрелде. Татарның икенче икмәге булган, табынның күрке – бәрәңгегә дан җырланды, аның безнең илгә кайту тарихы, үстерү серләре, файдасы турында күп сөйләнде.

Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, җыр, бию, төрле уеннар белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Авыл халкы дөньялар тынычланып, киләсе елга да бәйрәмне каршы алырга насыйп булсын дип, дога кылып саубуллашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев