Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында балалар өчен рәсем бәйгесе узды

5 гыйнвар көнне Олы Ачасыр мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар рәсемнәренә конкурс оештырдылар.

– Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Монда осталык та, җитезлек тә мөһим түгел. Иң мөһиме – тырышлык һәм фантазия. Балалар рәсемнәре конкурсы һәрвакыт кызыклы һәм файдалы чара, чөнки балалар рәсем ясарга, бер-берсенә һәм ата-аналарына рәсемнәрен күрсәтергә бик яраталар.

Балалар кышкы пейзажны һәм кыш көне үзләрен шатландырган бөтен нәрсәне рәхәтләнеп сурәтләделәр. Һәрбер бала рәсемнәрдә үз тәэсирләрен белдерде, шуңа күрә матур килеп чыкты. Соңыннан Кыш бабай җибәргән күчтәнәчләрне өләштек, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев