Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында Мәүлид ае уңаеннан бик күркәм һәм эчтәлекле кичә булып үтте
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында Мәүлид ае уңаеннан бик күркәм һәм эчтәлекле кичә булып үтте

Бәйрәм очрашуында авылның хөрмәтле хаҗиясе Шәйхуллина Тәскирә апа, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнур Әхмәт кызы, шулай ук мөслимәләр Кадрия Рафаил кызы һәм Максумова Роза апа динебез тарихы, Мәүлид аеның олуг әһәмияте турында бик матур, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләп киттеләр.

- Пәйгамбәребез салаватлары, изге догалар һәм вәгазьләр кичәгә аеруча бер җылылык һәм нур өстәде. Азактан барлык катнашучылар белән бергәләшеп, апалар үзләре белән алып килгән тәмле күчтәнәчләр тулы янәшәсендә җылы атмосферада чәй эчтек, күңел ачтык һәм рухи азык алдык, – дип яза мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.


Нет комментариев