Балалар барысы да җырларга һәм күңел ачарга ярата. Музыка – кешенең уңай хис-кичерешләр чыганагы!
6 гыйнвар көнне Олы Ачасыр мәдәният йортында "Ләйсән" җыр түгәрәгенә йөрүчеләр өчен «Көйне таны» музыкаль күңел ачу уены үткәрелде. Балалар түгәрәк җитәкчесе Гөлнур Әхмәт кызы белән берлектә көйләрне тыңлап, җырлар таныды.
- Күңел ачу бик нәтиҗәле узды һәм соңыннан барлык балаларны да «тәмлүшкәләр» белән сыйладык, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Нет комментариев