Олы Ачасыр авыл җирлеге мөслимәләре МХО катнашучыларына сухарилар киптергән
«Өмет» Норлат волонтерлар штабына Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Саттаров Илнур Мансур улы мөслимә хатын-кызларның җылы күңел һәм олы кайгырту белән әзерләгән сухариларын тапшырды.
Аларның һәрберсендә – ризык кына түгел, ә ана назы, иман нуры һәм Ватанны саклаучыларга көч-куәт бирә торган өмет тупланган.
– Олы Ачасыр авылы мәчете каршындагы мөслимәләргә МХО хәрбиләренә күрсәткән бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Катлаулы һәм сынаулы вакытта мондый ихлас гамәлләр халыкның бердәмлеген, мәрхәмәтен һәм рухи ныклыгын аеруча ачык чагылдыра. Сезнең ярдәм – уртак эшкә зур өлеш, хәрбиләрнең ялгыз булмавын, аларның артында туган җир, кайгыртучан халык һәм терәк торуын раслаучы ачык дәлил, – дип сөйли Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев