Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өч ел инде окоп шәмнәре ясый: Әфган сугышы ветераны Юныс Газыймҗанов Норлатта фронтка ярдәм итә

Норлатның «Өмет» волонтерлар штабында эш кайный.

Бу көннәрдә волонтерларга ярдәмгә Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр килгән. «Шушы изге эштә үз өлешен кертүче яшьләргә Аллаһ әҗер-савапларын бирсен, киләчәкләре якты, бәхетле булсын», – дип хәбәр итә Әлфия Зыятдинова.

Әфган сугышы ветераны Юныс Газыймҗанов менә өч ел инде хәрби егетләребез өчен окоп шәмнәре ясый. Ул сугыш турында ишетеп кенә белми. Кияве Хуҗин Рәмзилнең фронтта батырларча һәлак булуын бик авыр кичерә. Шуңа күрә Норлат волонтерлары штабына зур теләк белән окоп шәмнәрен салырга, гуманитар товарлар төяргә булыша.

– Хатыны Миләүшә Галимулла кызы тактик носилка, плащ, куртка, кызлары Илсинә белән Ләйсән маскировка һәм антидрон ятьмә үрергә ярдәм итә. Газыймҗановлар гаиләсенә игелекле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – ди Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев