Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта волонтерлар Хәмзә мәчете территориясендә чәчәк утыртты

Норлатның Хәмзә мәчетендә матур чара – чәчәк утырту акциясе узды. Бу изге эш мәчет территориясен тагын да матуррак һәм уңайлырак итте.

Чәчәк утыртуда катнашу өчен вакыт һәм көч тапкан барлык волонтерларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәмегез, битараф булмавыгыз – бәһасез!

10 «А» һәм 8 «А» сыйныфлары егетләренә чәчәк утырту өчен урыннарны әзерләүдә актив катнашканыгыз өчен аерым рәхмәт. Сезнең тырышлык белән барысы да тиз, дустанә һәм яхшы кәеф белән узды!

Мондый чаралар безне берләштерә, намаз уку, очрашу урыныбызга кайгыртучанлыкка өйрәтә, күңелләрне шатлыкка тутыра. Утыртылган чәчәкләр күзне иркәләсен, сезнең үрнәгегез башкаларны да изге эшләргә илһамландырсын!

Рәхмәт сезгә ачык күңелегез һәм хезмәтегез өчен!

Роза Ягудина.
«Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев