Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта «Нур» театры «41нең арбалы хатыннары» спектаклен тәкъдим итте

Норлатта кабат премьера. Бу юлы «Нур» халык театры режиссеры Инзилә Галиуллина танылган язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» исемле әсәрен сәхнәләштерде.

Әйтергә кирәк, театр коллективлары арасында иң популяр булган, иң күп куелышлы спектакль ул.

Әсәр буенча авыр сугыш елларында мәңге онытылмаслык вакыйгалар сүрәтләнә, Раевка, дигән, тимер юл вокзалыннан, мобилизацияләнгән солдатлар сугышка китә алмый , ач, сусыз, хәлсезләнгән килеш көтәргә мәҗбүр.

Ирләреннән шундый хәбәр килгәч, алты хатын, карар кыла, ашарларына илтеп, күреп калабыз, диеп.

Сәрвәр (Әлфия Биккузина) өенә җыелышып киңәш-табыш итәләр. Кемнәр бара? Алты хатын, Мөнәвәрә (Хөршидә Гайнуллина), чатан аяклы Рәйхан (Алсу Садикова), ире белән 1ай да ике көн генә яшәп калган Зифа (Гөлчәчәк Шакирова), Минҗамал (Резедә Шакирова), Әсма (Гөлфия Ибраһимова), барысы да риза була. Режиссер рольләрне башкаручыларны бик оста сайлаган, үткен, сүзен үткәреп әйтүче Сәрвәр, чая, колхоз председателе Һади (Илшат Ярхамов) абыйсына да курыкмыйча каршы килүче Мөнәвәрә, сөйгән ярыннан яшьли аерылып калган моңлы Зифа, хатыннарга юлга чыкканда хәер, догаларын укып, авылдашларына сәламнәр әйтеп калучы Гобәй карт (Альберт Гатауллин), үз геройлары белән яшәделәр, афәрин!

Председатель Һади, сугыш вакыты, ат бирә алмыйм, дигәч, хатыннар кул арбасына пешергән ризыкларын, кирәк- яракларын төяп, Раевкага иртән, алтмыш чакрым юлга чыгып китәләр.

Таулы, чокырлы юллар хатыннарның сабырлыгын сыный. Тумыштан чатан Рәйханның аягы авыртып егылгач, Мөнәвәрә: әйдәгез, азрак капкалап алыйк, Рәйханны аннары арбага утыртырбыз, ди. Хатыннар булган җирдә, уен-көлкесез буламы, ди? Ял иткән вакытта да, ирләре белән танышуларын, сагынуларын, моңлы җырлар аша хисләрен белдерделәр.

Бу урында, режиссер Инзилә Галиуллинаның, спектакльне яңа төсмерләр кертеп, моңлы җырлар белән бизәп куелышы, профессиональ яктан осталыгын билгели.

Спектакльнең иң үзәкләрне өзә торган урыны, "Уфалла арбасы" җыры яңгырый. Хатыннар арып-талып, арбаларын көчкә сөйрәп станциягә җитәләр. Ирләребезгә матур күреник, диеп, өс-башларын рәтлиләр. Ул арада еракта...поезд тавышы ишетелә. Хатыннар елаша башлый, алып килгән төенчекләрен тотып поездга таба йөгерә, чатан Рәйхан өзгәләнеп, бирә алмадым, диеп, егылып елап кала.

Әсәрдә, автор сүзләренчә, шул китүдән, солдатларның берсе дә туган якларына әйләнеп кайтмый. Әлеге авыр, михнәтле еллар беркайчан да онытылмый.

"Нур" халык театрының тамашачыларның рәхмәт сүзләре, алкышларына лаек булган спектакле бер сулышта узды, афәрин сезгә!

Норлат авылыннан Розалия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев