Норлатта МХОда катнашучыларга 61-62нче партия гуманитар йөк әзерләгәннәр
«Бүген 61-62нче партия гуманитар йөкне төяп җибәрдек»
- Авыл ветераннары советы әгъзасы, безнең волонтер Зыятдинов Фәрит Ярхам улы аны машинасында Яшел Үзән башкарма комитеты һәм Яшел Үзән "Сугышчан туганлык" штабына илтәчәк. Товарлар партиясен җыюда "Надежда" ("Өмет") волонтерлык штабы әгъзалары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр актив катнашты. Алар арасында: Норлат, Акъегет, Бакырчы, Мулла Иле авыллары, Акъегет мәчете, Татар Танае, Акъегет һәм Мулла Иле мәктәпләре, Норлат балалар йорты, Бакырчы мәктәбе.
Ярдәмегез, ышанычыгыз һәм игелегез өчен барыгызга да зур рәхмәт!
Фронт белән тыл бердәм! – дип яза Роза Ягудина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев