Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта 95 яшьлек юбилей – Ләлә апа Хәбированы авыл җирлеге башлыгы Ильдус Саттаров котлады

Норлат авыл җирлегендә күркәм вакыйга — 95 яшьлек юбилей. Авыл җирлеге башлыгы Ильдус Саттаров Ләлә апа Хәбированы олуг юбилее белән котлады.

Ул Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән дә ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде, юбилярга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннары янәшәсендә озын гомер теләде.

– Сез – безнең өчен чын үрнәк. Сезнең хезмәтегез, сабырлыгыгыз, тормышка булган мәхәббәтегез сокландыра. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә бәхетле, тыныч гомер телибез, – диде Ильдус Саттаров.

Ләлә апа Хәбирова 1931 елның 2 апрелендә туган. Тормыш иптәше Равил абый белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның зур һәм тату гаиләсе бар – 8 онык, 19 оныкчык.

Ләлә апа күп еллар подстанциядә җыештыручы булып хезмәт куйган. Хәзерге вакытта ул кызы Фәридә һәм кияве Илгизәр тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Гомер юлын намус белән үткән, буыннар чылбырын саклаган Ләлә апа кебек кешеләр — авылның чын терәге һәм горурлыгы. Котлыйбыз, Ләлә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев