Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатның «Халык фронты» волонтерларына, «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы әгъзаларына бәйрәм оештырганнар

Бу көннәрдә һәр җирдә Яңа ел рухы, бәйрәм кәефе.

Норлатның «Халык фронты» волонтерларына, «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы әгъзаларына Фәрит Зыятдинов һәм Рамил Мергалиев искиткеч матур Яңа ел бәйрәме бүләк иткән.

– Барысы да онытылмаслык иде: мул бәйрәм өстәле дә, күптән көтелгән кунаклар – Кар Кызы, Кыш бабай, аның бүләкләре һәм уеннары да. Фәрит Ярхәм улына, Рамил Әнвәр улына, Индира Мансур кызына ихлас күңелдән юмартлыклары, игътибарлары һәм кайгыртучанлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Аларга нык сәламәтлек, күп яңа игелекле эшләр, бизнесларының чәчәк атуын, тынычлык һәм мәхәббәт телибез, – дип теләкләрен җиткерде Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев