Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы «Солдатларга — чиста су» хәйрия акциясендә актив катнашучы якташларыбызга олы рәхмәтен белдерә
Безнең бердәмлек һәм ярдәм фронттагы егетләребез өчен бик мөһим!
Бүген изге эшкә берьюлы берничә авыл һәм оешма кушылды: Бакырчы авылы халкы һәм Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы: Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков шешәләрдәге чиста су белән тулы бер трактор арбасы алып килде. Моның өстенә, бакырчылар генераторлар һәм пауэрбанклар сатып алу өчен фронтка ярдәм фондына 30 000 сум акча тапшырды.
Мулла Иле авылы халкы: изге эшкә әлеге авыл мәктәбе укытучысы Рамил Садыйков та кушылды. Ул үз машинасы белән шешәләргә тутырылган чиста су алып килде.
Норлат һәм Тау Иле китапханә хезмәткәрләре штабка маскировка һәм антидрон челтәрләре үрергә булышырга килде. Шулай ук үзләре белән 5 литрлы су шешәләре дә китерде.
Фронтовикларыбызның язмышына битараф булмаган барлык якташларыбызга чын йөрәктән рәхмәт белдерәбез. Бергә булганда — без көчле!
Роза Ягудина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев