Норлат волонтерларының махсус хәрби операциягә ярдәм җыюдан туктаганнары да юк
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат волонтерларының махсус хәрби операциягә ярдәм җыюдан туктаганнары да юк

Зур Өтәк авылы кешесе К.Руслан аркылы «Сугышчан туганлык»ның Яшел Үзән штабына һәм «Батыр» батальонына гуманитар йөк җибәргәннәр.

- Бу юлы гуманитар йөк җыярга Кама Тамагы районының Тенеш, Күгәй, Мулла Иле авыллары халкы, Норлат, Олы Ачасыр, Акъегет, Бакырчы мәктәпләре, Норлат мәчете, Норлатның яшь ир-егетләре, мәдәният йорты ярдәм итте. Барыгызга да зур рәхмәт.
Гуманитар йөкне фронтка киләсе атна башында җибәрү планлаштырыла, – дип белдерде Роза ханым Ягудина.


Нет комментариев