Норлат «Өмет» волонтерлар штабы Мамадыш-Әкил һәм Татар Танае халкына рәхмәт белдерде
Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга һәм Татар Танае авылының игелекле кешеләренә МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә.
- Бу юлы юмарт якташлар солдатларны тәмле өй ризыклары - варенье, джем, тозлы ризыклар, компотлар белән сөендерергә булды. Безнең хөрмәтле волонтерыбыз Фәрит Зыятдинов бөтен гуманитар йөкне алга таба фронтка озату өчен Яшел Үзән башкарма комитетына илтеп җиткерде.
Барлык битараф булмаган якташларыбызга актив гражданлык позицияләре, бердәмлек һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез, – дип сөйли Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев