Норлат балалар йортында кызыклы очрашу узды
Норлат балалар йортында бик мөһим һәм кызыклы очрашу узды.
Балалар белән куркынычсызлык турында сөйләшү өчен бирегә Транспортта Казан линияле идарәсе балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор килде. Җитди темалар турында фикер алыштылар:
- экстремизм һәм террорчылык;
- тимер юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре;
- наркотик матдәләр;
- мошенниклар.
– Мондый әңгәмәләр безнең тәрбияләнүчеләргә аңлырак һәм җаваплырак булырга ярдәм итә. Дамир Сәлимулла улы Гыйбадуллинга, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторга аңлаешлы һәм гадел сөйләшү өчен зур рәхмәт белдерәбез, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев