Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йорты хатын-кызлар коллективы «Анадан солдатка хат» акциясендә катнашты

Әниләр көне алдыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Норлат балалар йорты хатын-кызлар коллективы «Әниләр хаты» акциясендә катнашты.

Хезмәткәрләр әниләр исеменнән МХО катнашучыларына тынычлык һәм иминлек теләп, Ватанны саклаулары өчен горурланып, чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Бу хатлар – ана мәхәббәте символы, алгы сызыкка җибәрелгән җылылык.

Һәр хезмәткәр үз хатында солдатларның тизрәк өйләренә, гаиләләренә кайтуын теләде, киләчәк буын өчен сугышчыларның батырлыгы нинди әһәмияткә ия икәнлеген аңлатты һәм конвертлар эченә балалар йортының столяр остаханәсендә кисеп ясалган агач дага салды. Агач дага – уңышка, җиңүгә һәм тыныч киләчәккә ышаныч символы.

– "Анадан солдатка хат" – ул гади сүзләр генә түгел, бу безнең илне яклаучыларны хуплау һәм рухландыру өчен һәр хатка салынган йөрәк һәм җан өлеше, һәр ананың йөрәгеннән чыкан теләктәшлек һәм тирән ихтирам билгесе, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев