Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Казанга сәяхәт кылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Казанга сәяхәт кылды

Җәйге көннәр безне җылы һава торышы белән шатландыра, ә Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Казанда «Сабиль» һәм «Киләчәккә ышаныч» хәйрия фондлары оештырган гаҗәеп маҗараларга сөенә.

Балалар чәкчәк музеена сәяхәтләрендә татар халкының тарихына чумды, хуш исле чәйләр эчеп, татлы тәм-томнар ашап ләззәтләнде, Иске Татар бистәсендә истәлеккә бик матур фотоларга төште. Яшьләр Кабан күле буйлап катамараннарда йөрде, онытылмаслык хис-кичерешләргә бирелеп, тирә-яктагы матурлык белән сокланып барды. Күңелле көн «Түбәтәй»дә кичке аш белән тәмамланды, балалар татар халык ашларын татып карады һәм рухи бүләкләр алды.

- Зур йөрәгегез, балаларга ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез сезгә, дусларыбыз! – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.

Фото: Рәйсә Миңнуллина


Нет комментариев