Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре искиткеч чарада катнашты
25 октябрь көнне Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиягә алган гаиләләр балалары Чаллыда “ВСЕСВОИ” волонтерлары оештырган искиткеч чарада катнаштылар. Очрашу «Березка» ял базасында узды һәм балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Укучылар өчен зур курчак, иҗади мастер-класслар, күңелле уеннар һәм төрле бәйгеләр белән эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Кызлар прическалар, макияж һәм аквагрим ясадылар, ә чәчәкле композицияләр тудыру, уникаль букет җыю чын иҗади тәҗрибә булды. Өстәлләр төрле-төрле тәм-томнардан сыгылып торды. Балалар үзләре шаурма пешерергә өйрәнде.
– «ВСЕСВОИ» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Ләйсән Кондратьева һәм әлеге игелекле акциядә катнашкан барлык оештыручыларга, балаларга бүләк ителгән хис-кичерешләр һәм онытылмаслык очрашу өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев