Норлат балалар йорты спортчылары «Спортивный Олимп Поволжья» спартакиадасында 1нче урын яулады
«Спортивный Олимп Поволжья» спартакиадасы – ул спорт ярышлары гына түгел, ә дуслык, көч, җитезлек һәм җиңүгә омтылыш бәйрәме дә. «Вернуть детство» фестивале кысаларында узучы әлеге чара ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга үзләрен күрсәтү, көчләрен сынау һәм якты хис-кичерешләр бүләк итү максатын куя.
Быел Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре дә әлеге мәртәбәле ярышларда актив катнашып, зур уңышларга иреште. Спорт мәйданында безнең балалар көчле әзерлекләрен, команда рухын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. 3х3 баскетбол буенча егетләр җыелма командасы 1 урын яулап, чемпион исеменә лаек булды!
Шәхси зачетларда да тәрбияләнүчеләребез матур нәтиҗәләр күрсәтте: Егор Гришагин – өстәл теннисы буенча 2 урын, ә Виктория Вахина – 3 урын алды. Бу уңышлар – балаларның тырышлыгы, максатчанлыгы һәм спортка булган мәхәббәте нәтиҗәсе.
Яшь спортчыларыбызның казанышларында остазлары Алексей Владимирович Яковлевның өлеше зур. Аның хезмәте, сабырлыгы һәм һөнәри осталыгы балаларга үз көчләренә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә һәм зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Тәрбияләнүчеләребез белән чын күңелдән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр, уңышлар телибез!
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев