Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылының Ленин урамы ишегалдына 30 ел көтелгән асфаль җәелде

Бу «Ишегалды» программасы кысаларында башкарылды. Һәм биредә яшәүчеләр әлеге зур шатлыклары белән уртаклашып, бу хакта редакциябезгә шалтыратып хәбәр итте.

– Без бу асфальтны 30 ел көттек! Әле план буенча 2043 елда гына ясалырга тиеш иде ул юл. Гозеребезне ишеттеләр, районыбыз башлыгы Михаил Афанасьевка, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровка, аның урынбасары Лидия Тюкановага, әлеге эшне тизләтү мөмкинлекләрен тапкан өчен; бик кыска вакыт эчендә, нибары ай ярымда машина кую урыннары, җәяүлеләр юллары белән җиренә җиткереп эшләп, гамәлгә тапшырганнары өчен Руслан Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге ООО ДСК «Титан» егетләренә барлык 27 фатирда яшәүчеләр исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Узган ел йортыбызга капиталь ремонт ясалды, быел искиткеч ишегаллы булдык – безнең сөенечләребез, әлеге эшләрдә катнашы булган һәркемгә Аллаһның рәхмәте булып ирешсен, – ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев