Норлат авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Казанга сәяхәткә барды.
Алар Габдулла Тукай музеенда булды, К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында Яңа ел күңел ачу программасында катнашты, кафеда төшке аш ашады, кызыклы спектакль карады.
Бу сәфәрне Фидаил Шиһапов җитәкчелегендә "Доброе дело" (“Изге эш”) иҗтимагый-файдалы хәйрия фонды оештырды. Балаларга Г.Тукай музеена экскурсия, спектакль һәм Яңа ел чыршысы янында күңел ачу программасы бик ошады.
Солдат аналары һәм хатыннары советы Фидаил Шиһаповка балаларга бүләк ителгән искиткеч бәйрәм өчен рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев