Норлат авылында гомер кичерүче Ләлә Хәйрулла кызы Фәхретдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләде
Ләлә апа 18 яшеннән «Ярыш» газетасында тәрҗемәче, шулай ук балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән.
Гәйфетдин абый белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта кече улы һәм килене тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Алты оныгы, алты оныкчыгының яраткан дәү әнисе ул.
Ләлә апаны олуг гомер бәйрәме белән районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдүс Саттаров котлады. Юбилярга саулык, матур картлык һәм озын гомер теләде.
Без дә җылы теләкләргә кушылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев