Норлат, Акъегет, Күгәй авылы балалары «Солдатка хат» акциясенә кушылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат, Акъегет, Күгәй авылы балалары «Солдатка хат» акциясенә кушылды

Норлат балалар йорты, Акъегет, Күгәй мәктәбе укучылары «Солдатка хат» акциясенә кушылып, ир-игетләребезне рухландырырлык, аларга көч һәм ярдәм бирерлек җылы сүзләр тупланган хатлар язды.

- Балалар хатларын яу кырында батырларыбыз елый-елый укый. Бу хакта егетләребез мәктәпләрдә узган очрашуларда гел сөйли. Димәк, акциянең максаты изге – Ватанны саклаучыларга аларның батырлыклары, тынычлыкны яклаудагы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү һәм балаларда туган илгә мәхәббәт, хәрби хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, – дип сөйли Роза Ягудина.


Нет комментариев