Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ник, безнең авылда яшәүчеләргә концерт күрсәтергә кирәкмиме икән

#әйтәмәле

Исәнмесез, кызлар. Күлбаш авылы үзешчәннәренең күрше авылга Яңа ел концерты куярга барганнарын белдек, шул хакта сезнең газета аша укыгач, бик «обидно» булды.

Ник, безнең авылда яшәүчеләргә концерт күрсәтергә кирәкмиме икән? Безнең дә, карәтмәннәр кебек, ничә еллар бернәрсә күргәнебез юк бит. Ни өлкәннәр көне, ни әниләр көне, ни 8 март... Мәдәният йорты «аварийный состояниедә» диеп акланасыларын алдан белеп торабыз, ник «Җәүһәрләр» ансамбле кешеләренең туган көннәрен уздырганда ул клуб аварийный түгел, төнге 12гә кадәр бәйрәм итәләр бит! СВОга челтәрләр үрәбез диеп тә язып чыктылар. Анда да ишелмәде. Ник соң, үзара салым акчасын җыярга җыелыш вакытларында, аннан менә газга договор төзергә диеп тә ачтылар ул клуб ишеген, ник ул вакытта ишелеп төшергә мөмкин түгелме икән ул бина?!

Бу клубка бит өч авыл карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев