Мулла Иленең тарихи мәчетендә мөселманнар өчен изге һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе — Мәүлид көненә багышланган дини мәҗлес узды. Җылы һәм иманлы очрашу ике мәчеттә дә дини белем алучы авылдашларны бер табын артына җыйды.
Саваплы мәҗлесне борынгы мәчетебез имамы Риаз абый хәзрәт Гыйбадуллин Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. Ул җыелучыларны сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.)нең туган көне уңаеннан билгеләп үтелүче Мәүлид бәйрәме белән котлап, бу көннең рухи әһәмияте турында сөйләде.
Мәҗлес барышында Коръән аятьләре укылды, гыйбрәтле вәгазьләр тыңланды, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелде, күңелләргә үтеп керерлек мөнәҗәтләр яңгырады.
Авылыбызда дини белем бирүче Алсу апа Канакова вәгазендә Пәйгамбәребезнең күркәм сыйфатларына тукталды, аның тормышындагы гыйбрәтле вакыйгаларны, риваятьләрне һәм хәдисләрне искә алды. Аның сөйләгәннәре күңелләргә уйлану, яхшылыкка омтылу һәм иманны ныгыту өчен тагын бер этәргеч булды.
— Үткәргән мәҗлесләребез, кылган догаларыбыз һәм укылган Коръәннәребез кабул булсын иде! Ил-көннәребез тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын. Дөньядагы сугышлар һәм бәрелешләр туктасын, Ватан сагында булган ир-егетләребез исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсын. Һәр йортта иминлек, һәр күңелдә тынычлык, гаиләләрдә татулык һәм бәрәкәт хөкем сөрсен. Тормышларыбыз матур, җаннарыбыз тыныч булсын иде, — дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Нет комментариев