Мулла Илендә «Безнең якташлар — МХО Геройлары» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр
Мулла Иле авылы Мәдәният йортында яшь буында какшамас патриотик рух һәм Ватанга чиксез мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, «Безнең якташлар — МХО Геройлары» дип исемләнгән тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч батырлык дәресе үтте.
— Чара барышында яшүсмерләр белән махсус хәрби операциянең тарихи әһәмияте, аның ни өчен башлануы турында җанлы һәм эчтәлекле әңгәмә корылды. Без бүгенге көннең батыр йөрәкле, корыч беләкле каһарманнары, аларның саклаучыларыбыз һәм горурлыгыбыз булуы хакында сөйләдек, — дип белдерде Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Укучыларның игътибарына махсус хәрби операция геройларының данлы юлын яктырткан, газета-журналларда басылган кыйммәтле мәгълүматлар һәм тетрәндергеч язмышлар турындагы мәкаләләр тәкъдим ителде.
— Бу очрашу балалар күңелендә үз иленә карата хөрмәт һәм горурлык хисе уятты, — дип өстәде Рәзинә Сәйфетдинова.
Мондый очрашулар яшьләрдә какшамас ихтыяр көче һәм чын кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүдә зур роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев