Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иленә – 785. «Ата юлы балага такыр»

Барысына да үз көчләре, үз тырышлыклары белән ирешкән Габдрахман абый белән Фагыйлә апа Майоровлар, балаларының һәрберсенә тиешле тәрбия биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр. Фамилиясенә тугры калып, Габдрахман абый кирәк вакытта кырыс та, кирәк вакытта йомшак та була белгән. Еш кына, балаларының бәхетле булуларын теләп...

Ахыры. Башы газетабызның 27-28нче саннарда.

Габдрахман абый белән Фагыйлә апа, мөмкин булганча, балаларын белемле итәргә тырыша. Кызлары Әлфия (1932-2013), Казан педагогия институтын тәмамлап, физика укытучысы булып эшли. Ире – күренекле тел галиме, академик Гомәр Фәиз улы Саттаров (1932-2020) белән 2 бала үстерәләр. Аларның уллары Айвар Саттаров, кызлары Ләлә Саттарова бүгенге көндә үзләре дә билгеле шәхесләр рәтендә.

Уллары Мәрвән (1934), Казан авиация институтын тәмамлап, хезмәт юлын Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында үтә. I категорияле инженер-технолог дәрәҗәсенә күтәрелеп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә дә Яшел Үзән шәһәрендә яши. Кызлары Зөлфия (1937), Тобольск шәһәрендә педагогия ин­ститутының 3нче курсын тәмамлап, шунда тормышка чыгып кала.

Уллары Тәлгат (1939-2020), Горький шәһәрендәге Су транспорты инженерлары институтында укып, Казан елга портында крановщик булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен, «Хезмәт кызыл байрагы ордены»на лаек була.

Табигатькә тартылган уллары Әхәт (1944-2011), Мулла Иле кызына өйләнеп, күрше Соболевское авылында төпләнеп кала, гомере буе машина йөртүче булып эшли.

Төпчек кызлары Рәмзия (1947) Казанда фармацевтика училищесын тәмамлый, үзен медицина белән бәйли. Башта аптекада, соңрак Сәламәтлек саклау министрлыгы ба­за­сында медикаментлар бүлеге җитәкчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Алар, ире – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г. Кариев исемендәге театрга нигез салучыларның берсе Нуриәхмәт Сафин белән бергәләп, 1 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Балалары икесе дә, Казан төзелеш институтын тәмамлап, бүгенге көндә Гөлнара (1973) Мәскәүдә, Аяз (1977) Казан шәһәрендә югары урыннарда эшлиләр.

Барысына да үз көчләре, үз тырышлыклары белән ирешкән Габдрахман абый белән Фагыйлә апа Майоровлар, балаларының һәрберсенә тиешле тәрбия биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр. Фамилиясенә тугры калып, Габдрахман абый кирәк вакытта кырыс та, кирәк вакытта йомшак та була белгән. Еш кына, балаларының бәхетле булуларын теләп:

Кияве алсын,
Кызы барсын
Үзе сөйгән ярына, –
дигән сүзләрне кабатларга яраткан ул.

Ә фамилиясенә килгәндә, имеш, күрше Прибой авылында зур гәүдәле «Майор» кушаматлы кеше булган. Габдрахманның әтисе балачакта шул кеше кебек зур, көчле булырга теләп, кечкенә йодрыгы белән «Мин – майор!» дип мичкә суга торган булган. Башта шуннан кушамат килеп чыккан, соңрак бу атама фамилиягә дә әйләнеп киткән.

1988 елда Фагыйлә апа үлгәннән соң, Габдрахман абый ахыргы көннәренә кадәр (1991 елда үлә) Мулла Илендә яшәүче кызы Фәһимә белән кияве Госман тәрбиясендә яши. Бөтен гомерен авылда кичергән әтиләрен картаймыш көннәрендә алар шәһәргә җибәрергә теләми. Инде аның үлеменә 30 елдан артык вакыт узса да, Казанда яшәүче кияве Нуриәхмәт абый Сафин Габдрахман абыйны якты истәлекләр белән җылы итеп искә ала.

Кызганыч, кайчандыр Габдрахман абый белән Фагыйлә апа корган оя бүген буш. Белем алырга дип, очар кошлар кебек төрлесе төрле якка таралган балаларның инде үз оялары. Балалар, оныклар, ата-ана рухын саклап, авыл зиратындагы каберләренә эзне суытмый. Туган нигез, инде яртылаш кыйшайган хәлдә булса да, әле кемнеңдер кайтуыннан өметен өзми. Ә өмет юк түгел, чөнки нигез сатылмаган, ул нәсел дәвамчыларын көтә.

Фәния Гыйззәтуллина – Фәйзуллина,
Мулла Иле – Казан

Фотода Нуриәхмәт һәм Рәмзия Сафиннар. Фото авторның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев