Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
КИРӘК БУЛА:
- 2 кг катырылган скумбрия балыгы
- 1 кг баклажан
- 1 кг суган
- 1 кг кишер
- 2,5 кг помидор
- 150 гр үсемлек мае
- 8 а.к. шикәр комы
- 2 а.к. тоз
- 8 а.к. аш серкәсе (9%) яки 1 а.к. 70%лы эссенция
Яшелчәләрне һәм балыкны юып, чистартырга. Скумбрияне пешерергә. Суганны ярымбоҗралап турарга, кишерне эре кыргычтан уарга, баклажанны шакмаклап турарга. Помидорны блендер ярдәмендә изәргә яки иттарткычтан чыгартырга.
Барлык яшелчәләрне киң кәстерүлгә салып, тоз, шикәр комы, үсемлек мае өстәргә һәм кайнап чыкканнан соң бер сәгать пешерергә. Пешкән балыкны сөякләреннән арындырырга. Күрсәтелгән вакыт үткәч, яшелчәләр янына кушып, тагын 15 минут пешерергә.
Аннары аш серкәсен өстәп, тагын берничә минут утта тотарга да, стерильләнгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга. Суынганчы «тун астында» тотарга.
Теләгегез булса, скумбрияле салатка башка төрле яшелчәләр дә кушарга була. Мәсәлән, татлы һәм әче борыч.
Нет комментариев