Мулла Иленә – 785. «Ата юлы балага такыр» (дәвамы)
Габдрахман абыйга туган тиешле, шул елларда авылда ветврач булып эшләгән Борһан Шәрәфиев, колхоз рәисе Борһан Хәертдинов белән сөйләшеп, Фагыйләгә ярдәм кулы суза. «Апа, син бу балаларың белән ачтан үләсең бит», – дип, колхоз эшчеләренә ипи пешерергә тәкъдим итә. Шул көннән үк Фагыйлә апа көненә 3 тапкыр мич тутырып ипи пешерә башлый...
Бу ипиләрне үлчәп, исемлек буенча граммлап колхозчыларга тараталар. 13 яшьлек Фәһимә белән 10 яшьлек Әлфия дә бик теләп әниләренә камыр басыша, бушаган арада, кырга чыгып, мичкә ягарга корыган агачлар җыя. Авыр елларда Фагыйлә апа шулай итеп үз балаларын да ачлыктан саклап кала, хәленнән килгәнчә башкаларга да булыша.
Габдрахман абый, авыр яраланып, 1 ай Төмән госпиталендә дәваланганнан соң, II группа инвалид булып, 1943 елда өенә кайта. Сугышка кадәр үк үзенең оештыру сәләте белән аерылып торган Габдрахманны, әлбәттә, эшсез тотмыйлар, тиз арада райкомга чакырып, яңа боерык бирәләр. Моңа кадәр колхозлар икмәкне үгезләргә төяп, Каратунга, Свияжскига ташый торган була. Эшне җиңеләйтү өчен, Албаба станциясендә ашлык әзерләү пункты (заготзерно) оештырырга карар кылына. Бу эш Габдрахман абый Майоровка йөкләнә. Ул үзенә тапшырылган вазифага җаваплы алына – тирә-яктагы колхоз рәисләре белән сөйләшеп, һәрберсен үзләре өчен келәтләр төзергә ризалаштыра. Шулай итеп, Албаба станциясендә, тимер юлның Мулла Иле авылы ягында, үзенең лабораториясе, автоүлчәве, киптерү урыны булган ашлык әзерләү пункты тулы көченә эшләп китә. Колхозлар ашлыкны шунда ташый башлый. Кипкән ашлык моннан, транспортерлар белән вагоннарга төялеп, тоткын немец солдатлары тарафыннан төзелгән тимер юл буйлап тиешле урыннарына җибәрелә. Габдрахман абый Майоров хезмәт юлын шушында тәмамлап, үзе оештырган һәм күп еллар җитәкчесе дә булган заготзерноны 1966 елда үзе үк ябып, лаеклы ялга китә. Эшсез торырга өйрәнмәгән Габдрахман абый ялга чыккач та кул кушырып утыра алмый, Мулла Иле һәм тирә-як авылларга кабер ташлары кою эшенә керешә. Бик төгәл кеше буларак, аның ташлар буенча исәп-хисап алып барган журналы әле бүген дә гаилә архивында саклана. Анда үз авылыбызга – 276, башка авылларга ясалган 145 таш теркәлгән.
«Әтинең кулыннан килмәгән эше юк иде», – дип искә ала кызы Рәмзия апа. Габдрахман абыйның, Мулла Илендә тимер остасы буларак танылган Гафият абый белән бергә, сырлап, 4 почмагына кургашыннан шарлар утыртылып ясаган тимер караваты күп еллар буе хуҗаларына хезмәт итә. Ул ясаган кием шкафын да балалары яхшы хәтерли.
Әле авылда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү гадәте булмаган вакытларда ул үз бакчасында өчәр рәт алмагач, алар арасында карлыган куаклары, кура җиләкләре үстерү белән шөгыльләнә. Фагыйлә апа белән бергәләп, иртә яздан кыяр, помидор, кәбестә үрентеләре үстерәләр. Аларны пыяла рамнар, саламнан ясаган маталар белән җылытып эшләнгән парникларда тәрбияләп, мул уңыш алалар. Эре булып җитешкән помидорлар, ишле гаилә табыныннан артып, Норлат базарына алып барып сатарлык та була. Бу шөгыленә карап, Габдрахман абыйга «Мичурин» дигән кушамат та тагалар. Бакчасында бал кортлары тота. Кыш көне аларны саклар өчен, стеналарын таштан өеп, җиргә казып ясалган омшаник та төзеп куя. Майоровлар бал аерган көн тирә-күрше балалар өчен бәйрәм була.
Габдрахман белән Фагыйлә Майоровлар гаиләсендә 10 бала дөньяга килә. Ләкин аларның икесе – Барый белән Рәфкать яшьли үлә. Тырыш ата-ана үрнәгендә сигез бала – 4 малай, 4 кыз тәрбияләнә. Олы уллары Бакый (1924-1986) әтиләре кебек сугыш газаплары кичерә. 1942 елда 18 яше тулуга аны фронтка җибәрәләр. 1945 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлану белән, аларны, эшелоннарга төяп, Япон сугышына алып китәләр. Берничә тапкыр яраланган Бакый «Бөек Ватан сугышы ордены» һәм медальләр тагып, 1947 елның апрелендә туганнары янына исән-сау әйләнеп кайта. Башта Мончегорск шәһәрендә, соңыннан Казанда яшәп, бакыйлыкка күчә.
Кызлары Фәһимә (1929-2010), сугыш елларында әнисенә ипи пешерергә булышу белән бергә, окоп казырга йөри. Мулла Иле егете Таһиров Госманга кияүгә чыгып, соңгы көннәренә кадәр авылда яши.
Фәния Гыйззәтуллина – Фәйзуллина,
Мулла Иле – Казан
Майоровлар гаиләсе: сулдан уңга, 1нче рәттә утырганнар: Бакый, Фагыйлә апа, Габдрахман абый, Рәмзия; 2нче рәттә басканнар: Мәрвән, Фәһимә, Зөлфия, Әхәт, Әлфия, Тәлгат.
/Фото авторның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев