Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла иленә – 785. «Ата юлы балага такыр»

785 еллык Мулла Иле авылы тарихы нинди генә язмышларны үзенә сыйдырмаган.

Еллар үткән саен алар тирәндәрәк кала бара. Яшәп киткән һәркем, әле үзләрен белүчеләр булганда, халык хәтерендә үз урыннарын табарга тиеш. Заманында халык өчен янып, фидакарь гамәлләр башкарган авылдашыбыз Майоров Габдрахман абый да тарих китабында аерым сәхифәгә лаек шәхес.

Майоров Габдрахман Нургали улы 1902 елның 15 февралендә Мулла Иле авылында туа. Аңа 15 яшь вакытта, 5 баланы ятим калдырып, әтисе белән әнисе тиф авыруыннан бер-бер артлы үлеп китә. Берсеннән-берсе кечкенә Ярхәм, Фәйзрахман, Хәйрикамал һәм Зәйнәп олы абыйлары Габдрахман җавап­лы­лыгында кала. Явыз ачлык ятим балаларны төрле яклап сыный. Алар, авырлыкларга биреш­мичә, ничек тә булса, исән калу юлларын эзли. Үзе дә әле яшүсмер малай гына булган Габдрахман, энелә­ре белән сеңелләрен ачлык тыр­на­гына бирмәс өчен, хәленнән килгәнчә барысын да эшли. Бервакыт ул, җәяүләп Свияжскига барып, әти-әни­сен­нән калган истәлек – фирү­зә кашлы алтын йөзекне он­га алыштырып кайта. Шул оннан пешергән боламыкны, ачлыктан шешенеп беткән өйдәге балаларга аз-азлап ашатып, үлемнән коткарып кала.
 

1922 елда Габдрахман абый Мулла Иле кызы Фагыйлә Гыйбадулла кызы (1904-1988) белән тормыш корып җибәрә. Энесе Ярхәм өйләнгәннән соң, туып үскән нигездән аерылып чыгып, аерым йорт торгыза.

Кечкенәдән авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән Габд­рахман, төрлечә сыналып, чая­рып, заманына күрә шактый аң-белемле булып җитешә. Белем­сезлекне бетерү чорында ул башкаларны да хәреф таныр­га, укырга-язарга өйрәтә, үзлеген­­нән рус телен өйрәнә. Аның кул җылысын саклаган Каюм Насыйри төзегән русча-татарча сүзлек, кадерле истәлек булып, бүген дә кызы Рәмзиядә саклана. Бу ядкәр үз хуҗасының белемгә омтылышы көчле бул­ган­лыгына ачык дәлил булып тора.

Габдрахман Майоров, үзенең аңын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыгында да тәҗрибәләр ясарга омтыла. Бакчасындагы зур имән куышында бал корт­лары үрчетә башлый. Аны, бу мавыгуын күреп, умартачылык буенча 3 айлык курсларга укыр­га җибәрәләр. Габдрахман бу юнәлештә белем туплап, соңрак күрше Прибой дигән урыс авылы янында умарталык оештыра. Авылдагы Шиһап дигән дусты аңа корт оялары ясарга булыша. Габрахманның хатыны Фагыйлә дә иренең ярдәмчесе булып эшли. Умарталык аякка бастырган Габдрахманның сәләтен бик тиз бәялиләр, аны авылдагы бу вакытта бик аяныч хәлдә булган фермага мөдир итеп билгелиләр. Ниһаять, фермада да тәртип урнаштырылгач, аңа мәктәп төзү эше йөклә­нелә. Авылда балалар күп булганлыктан, барысын да сыйдырырлык бина кирәк була.

(Кыскартып бирелде)

Язманың дәвамын газетабызның №28 (18 июль, 2025 ел) санында укыгыз.

Фәния Гыйззәтуллина – Фәйзуллина,
Мулла Иле – Казан

Фотода Габдрахман Майоров

Фото авторның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев