Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле зур бәйгегә дәшә

Халыкара туган тел көненә багышланган “ТАТАР СҮЗЕ” районкүләм шигырь укучылар бәйгесенә рәхим итегез.

Бәйге ел саен татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә.
Үткәрү тәртибе:

а) 5 яшьтән - 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
б) 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
в) 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;

Үткәрү урыны:
Яшел Үзән муниципаль районы, Мулла Иле авылы, Центральная урамы 17а мәдәният йорты.
Вакыты:
2023 елның 21 февралендә, 10.00 сәгатьтә

Бәйгенең номинацияләре:

• Барлык татар шагыйрьләренең шигырьләре
• Тау ягы авыллары шагыйрьләренең шигырьләре;
• Үзләре иҗат иткән шигырьләр;

Конкурсның таләпләре:
Шигырь укучыларның чыгышы 4 минуттан артмаска тиеш.
Конкурста катнашу өчен: 2023 елның 18 февраленә кадәр razina.sayfutdinova@mail.ru электрон почтасына гариза җибәрүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев