Мулла Иле мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды

Чарада мәктәп директоры катнашучыларны сәламләп, укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котлады. Ул аеруча беренче сыйныфка аяк басучы балаларга изге теләкләрен җиткерде, аларга яхшы билгеләр, кызыклы ачышлар, уңышлар һәм тугры дуслар теләде.

Быел Мулла Иле мәктәбенең беренче сыйныфына өч бала — ике малай һәм бер кыз — укырга керде. Алар өчен 1 сентябрь аеруча истәлекле көн булды. Кечкенә укучылар мәктәп тормышына беренче адымнарын ясап, мәктәп бусагасын укытучылар, ата-аналар, кунаклар һәм өлкән сыйныф укучыларының алкышлары астында атлап керделәр.

Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова да беренче сыйныф укучыларын һәм барлык мәктәп коллективын яңа уку елы белән котлады:

— Белем көне — һәр бала өчен дулкынландыргыч һәм истәлекле бәйрәм. Аеруча беренче сыйныфка аяк басучы балалар өчен бу көн зур яңалыкларга, яңа танышуларга һәм кызыклы ачышларга бай булачак. Кечкенә укучыларыбызга мәктәп елларын сөенеп, тырышып укып, матур хатирәләр белән уздыруларын телим. Укытучыларга сабырлык һәм хезмәтләрендә уңышлар, әти-әниләргә балаларының һәрбер казанышы белән горурланып яшәүләрен телим! — диде ул.

Белем көне тантанасы яңа уку елына матур фатиха булып яңгырады. Алда укучыларны яңа белемнәр, кызыклы дәресләр, төрле чаралар һәм ачышлар көтә.


Нет комментариев