Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәктәбен быел 4 укучы – 1 кыз һәм 3 егет тәмамлады, алар өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады

***

- Укучыларны бәйрәм белән сыйныф җитәкчесе, 1 сыйныф укучылары, әти-әниләр, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. Бәйрәмгә килгәннәрне, күңелләре белән ерак балачак елларына алып кайткан, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Матур, дәртле биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. "Идел Аръягы" Үзәкләштерелгән клуб системасы" исеменнән, “Яшьлек” бию төркеменә йөрүче чыгарылыш сыйныф укучыларына рәхмәт хаты тапшырдык һәм истәлекле бүләкләр бирдек.

Кадерле укучылар без сезне чын кунелдэн Сонгы Кынгырау бәйрәме белән котлыйбыз.Сезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез. Сынауларда тапкырлык, зиһенлек, тел ачкычы юлдаш булсын. Киләчәктә туплаган белемнәрегезнең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Кайда гына булсагыз да, нинди генә җирләрдә яшәсәгез дә, безнең мәдәният йортын, “Яшьлек” бию төркемен, репетицияләрне, сәхнә идәненә тезелеп утырып сәгатьләр буе сөйләшеп, гөрләшеп, көлешеп утырган чакларыбызны онытмагыз. Без дә сезнең көләч - шат, мөләем йөзләрегезне, мәдәният йорты өчен, “Яшьлек” бию төркеме өчен куйган тырышлыкларыгызны онытмабыз. Сез безнең өчен иң акыллы, иң тәртипле, иң тәрбияле балалар. Без сезне ничек бар шулай яратабыз. Һәм сезнең белән горурланабыз. Ак юллар сезгә балалар,- дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев