Чара террорчылык актлары корбаннарын, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларны искә алуга багышланды.
Акциядә катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Балаларга бу истәлекле датаның әһәмияте, әсирләрне коткарган кешеләрнең батырлыгы, тынычлыкны һәм тормышны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Су тамчысы — тормыш символы. Катнашучылар учларына су җыеп, чәчәкләргә су сиптеләр һәм янәшәдә булмаганнарны искә алдылар.
Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина
Нет комментариев