Мулла Иле мәдәният йортында «Могҗизага ышанабыз» дип исемләнгән чара узды
Мулла Иле мәдәният йортында “Могҗизага ышанабыз” дип исемләнгән рәсем ясау чарасы үткәрделәр.
Кыш – күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Үзенең салкын карлары, көчле бураннары белән матур ул.
Елның бу вакытында табигатьне тасвирлау — чын ләззәт.
6нчы гыйнвар көнне мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен «Могҗизага ышанабыз» дип исемләнгән рәсем ясау чарасы оештырылды. Балалар үзләренең кыш турындагы фантазияләрен ак кәгазь битләренә ясадылар.
Бу чараның максаты: балаларның кыш турындагы белемнәрен киңәйтү; гадәти булмаган алымнар белән эшләүне дәвам итү; уйлау сәләтләрен, фантазияләрен, иҗади эшчәнлекләрен үстерү; әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү һәм табигатьнең матурлыгын тоя, күрә белергә өйрәтү.
Балалар рәсем ясау чарасында бик шатланып катнаштылар һәм үзләренең бай фантазияләрен һәм талантларын, үз осталыкларын күрсәттеләр.
Чара ахырында мәдәният йортыбызда күп еллар җитәкче булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлинә Гәбделхәева һәр балага йомшак уенчык бүләк итте.
Рәзинә Сәйфетдинова, Мулла Иле мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев