Чара башланганчы балаларга көз турында әңгәмә үткәрелде.
- Балалар көзнең өстенлек итүче төсләрен билгеләп, санап үттеләр: яфраклар коелу, уңыш җыю, яңгырлар, салкыннар. Алар коелган яфракларның төсләренә аерым игътибар бирделәр, шулай ук табышмакларны чиштеләр һәм көз турында рус һәм татар телләрендә шигырьләр тыңладылар. Аннары иҗатка керештеләр. Рәсем бәйгесендә катнашучыларның барысы да бик тырыштылар. Алар үз эшләрендә көзге кәефне сурәтләделәр, үзләренең иҗади сәләтләрен, рәсем ясау буенча осталыкларын күрсәттеләр, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.
Нет комментариев