Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында яңа китап күргәзмәсе ачылды

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына карата Мулла Иле мәдәният йортында Ватан сугышы темасын яктырткан «Сугыш мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә китапханә фондында булган, сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителә.

Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый һәм алар китапханә киштәләрендә тузанланып та ятмый. Җиңү көне — Бөек бәйрәм, ул һәрвакыт Ватаныбызның хәрби тарихында иң якты һәм онытылмаслык вакыйга булачак.

«Җирдә беркайчан да сугыш булмасын! Чөнки һәр кеше җирдә шатлык белән яшәр өчен туа, һәр кеше күкнең зәңгәр, ә кояшның якты һәм җылы булуын тели», — дип яза мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Чиксез батырлык күрсәткән ветераннарыбызны онытмыйк, тарихны китаплар аша өйрәник. Күргәзмәгә барыгызны да көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев