Мулла Иле мәдәният йортында «Бүләккә ромашкалар» дип исемләнгән очрашу узды
Гаилә — һәркем өчен тормыштагы иң мөһим, иң кыйммәтле хәзинә. Якыннарыбыз, туганнарыбыз, без яраткан һәм безне яратучы кешеләр нәкъ менә гаилә учагы тирәсендә җыела. Биредә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, хөрмәт итүгә һәм бер-береңне кайгыртуга өйрәнәбез.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Бүләккә ромашкалар» дигән тематик викторина үткәрелде.
«Чара башланыр алдыннан бәйрәмнең тарихы турында сөйләдек. Бу бәйрәм халык арасында гаилә учагын һәм никах мәхәббәтен саклаучылар буларак билгеле булган Петр һәм Феврония Муромскийлар көнендә — 8 июльдә билгеләп үтелә», — дип уртаклашты Мулла Иле мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.
Очрашу барышында балалар гаилә кыйммәтләрен белү буенча оештырылган кызыклы викторинада көч сынашты:
- Гаилә турындагы мәкальләрне искә төшерделәр
- Ситтуацион табышмакларга җавап таптылар
- Кәгазьдән бәйрәм символы булган нәфис ромашкалар ясадылар
Иң дулкынландыргыч мизгел — балаларның үз гаиләләрен тасвирлавы булды. Алар үз кәгазь ромашкаларында гаиләләрен «дус», «яратучан», «шәп», «күңелле» һәм «иң яхшысы» дип бәяләделәр. Бу чара сеңелләребез һәм энеләребез күңелендә иң җылы, иң якты хис-кичерешләр генә калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев