Мулла Иле мәдәният йортында балалар өчен әкияти тамаша оештырдылар
Мулла Иле мәдәният йортында ел саен китапханә белән берлектә балалар өчен яңа ел бәйрәме уза.
Яңа ел-барлык балаларның яраткан әкияти бәйрәме. Аны алар әкияткә һәм могҗизага ышанып көтәләр.
Быел ул әкият геройлары белән берлектә узды. Чара бик тә кызыклы әкият тамаша белән башланып китте.
Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Күңелле уен программасы барысын да әкият дөньясына чакырды.
Балалар үзләре дә бәйрәмгә ныклап әзерләнеп килгәннәр иде. Шигырьләр дә сөйләделәр, биеделәр дә, лотерея һәм башка кызыклы уеннарда да теләп катнаштылар. Рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыш бабай белән кар кызы килү бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Балаларның күңелләрен тагын да күтәреп җибәрүче мизгел – ул әлбәттә инде Кыш бабай кулыннан бүләк алу. 35 балага үз гаиләсеннән өлеш кертүче Мифтиев Айрат Марат улы белән Энҗе Дамир кызына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алар һәр балага баллы күчтәнәчләр салынган коробка сумка әзерләгәннәр.
Шулай ук Гөлинә апа Габделхәевага һәм мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Шушы балаларга яңа ел атмосферасы ясап күңелләрен күтәргәннәре өчен Аллаһыбыз аларга күренмәгән яклардан табыш китерсен, өеп сәламәтлек бирсен. Үз изгелекләре үзләренә меңе белән савап булып әйләнеп кайтсын.
Бәйрәм беткәч тә балалар өйләренә кайтырга ашыкмады. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
Кызыклы программа, музыкаль номерлар, уеннар һәм биюләр балаларга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев