Мулла Иле һәм Зур Өтәк авылы волонтерлары хәрбиләргә 13 рулон лента кисте
Мулла Иле һәм Зур Өтәк авылларының алтын куллы, тырыш волонтёр апалары һәм кызлары хәрбиләребезгә зур ярдәм күрсәтә!
Кыска гына вакыт эчендә алар маскировка ятьмәләре үрү өчен 13 рулон лента кисеп өлгерткәннәр. Бу искиткеч зур хезмәт һәм бик зур ярдәм! Волонтёрларыбызның тырышлыгы, бердәмлеге соклану уята. Төнне көнгә бәйләп, игелек кылган һәркемгә Аллаһның олы рәхмәте булсын!
"Мулла Иле һәм Зур Өтәк кызлары бик теләп ярдәмгә килә!" – дип горурлык белән белдерә Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, волонтёр Рамил Садыйков.
Нәкъ менә шундый бердәмлек һәм изге җанлы апа-сеңелләребез булганда — без җиңелмәс! Ватандашларыбызны яклаучы хәрбиләребез волонтёрларыбызның җылысын тоеп яши. Хезмәтегез фидакарь, юлларыгыз һәрчак якты булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев